Бүген Алексеевскийның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен мәдәният йортында “Дөнья балаларына сәлам юллыйбыз!” дигән чара узды. Балалар “Куркуның күзләре зур” дигән әкият карадылар.
Үзәкнең социаль педагогы “Фоамираннан чәчәкләр” дигән мастер-класс уздырды.
100 дән артык бала спорт ярышларында катнашты, биеде, табышмаклар чиште.