Казанда Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узачак

2015 елның 5 июне, җомга

8 июньдә Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара үткәрелә.  Биредә “Социаль тәэмин итү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” дигән конкурска йомгак ясалачак. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Билгеләп үтик, “Социаль тәэмин итү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” Бөтенрусия конкурсының республика этабы 13 номинация буенча үткәрелгән иде. Конкурсның зона этабына  барлыгы 133 эш тапшырылган булса, республика этабына барлык муниципаль районнардан 43 гариза кабул ителгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International