Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 нче июнь - Россия көне эшләми торган ял көне булып санала.
Шулай итеп, 2015 нче елда биш көнлек эш атнасында 12,13 һәм 14 нче июнь көннәре ял көннәре булып санала.