Балтач районында яшәүче тыл хезмәтчәнен 90 яшьлеге белән котладылар

2015 елның 7 июне, якшәмбе

Бүген Борнак авылында яшәүче тыл ветераны Агафия Петрова 90 яшь тулды. Милли Сабантуй бәйрәмендә юбилярны  Балтач районы башлыгы  Рамил Нотфуллин котлады, Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

          Шул ук көнне юбилярны өенә барып Борнак авыл җирлеге башлыгы   Римма Исмекова,  җаваплылыгы чикләнгән «Борнак» җәмгыяте директоры Рәфкат Нәҗиповлар котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр, бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

          Агафия Павловна  озак еллар колхозда эшләде, бугенге көндә улы  тәрбиясендә яши.         


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International