ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Соңгы елларда Татарстанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау өлкәсендә күләмле эш башкарылды, һәм киләчәктә дә күп эш эшләнәчәк. Бүген бу хакта В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур рус драма академик театрында, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Социаль хезмәткәрләр форумында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды. Бәйрәм чарасында, шулай ук, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, тармак хезмәткәрләре катнашты.

Кукмараның “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Наркотиксыз тормыш” айлыгы кысаларында ведомствоара учетта торган ата-аналар өчен «Что такое созависимость и ее последствия» дип аталган чара уздырдылар.

Бүген Балык Бистәсе районының “Доверие-Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм иттеләр. Балалар белән берлектә психолог кляксография буенча арт-терапия үткәрде. Белгечләр балаларга табышмаклар биреп, бергә җавапларын эзләделәр.

Арча районы җирлегендә өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар арасында төрле алдау очраклары хакында һәрдаим аңлату эшләре алып барыла. Аны Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре башкара.

Чирмешән районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре Чирмешән авылында узган “Сабантуй” бәйрәмендә катнаштылар. 

Чистай районының “Салават күпере” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре антинаркотик айлыкка багышланган дәрес үткәрделәр. Чара Республика күләм “Наркотиксыз тормыш” акциясе нигезендә үтте, темасы – “Балигъ булмаганнар арасында тәмәке тартуны булдырмау”.

Яр Чаллының «Солнышко» физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре Свияжск утравына сәяхәт кылдылар. Экскурсия барышында белгечләр күп кенә яңа һәм кызыклы информация белделәр,  Свияжск комплексы архитектурасы белән таныштылар.

Министрлыкта видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә булып узды. Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр  һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре белән бергә ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитет җитәкчеләре, ТР буенча Федераль салым хезмәте, РФнең ТР буенча социаль иминиятләштерү фонды, ТР буенча федераль миграция  хезмәте, Проуратура органнары вәкилләре дә катнашты.

Бүген Качалов исемендәге Казан дәүләт академия Зур драма театрында Татарстан Республикасы социаль хезмәткәрләре форумы узды. Барлык катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов тәбрикләде һәм рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук иң яхшы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Почет грамоталары тапшырды.

Хөрмәтле социаль өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән Социаль хезмәткәрләр көне белән тәбрик итәм!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International