Норлатның “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә чираттагы җыелыш узган. Биредә үзәкнең җитәкчесе Елена Пичушкина катнашкан. Ул 442 нче номерлы яңа Федераль Закон кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә булачак үзгәрешләр турында сөйләгән. Чарада “Наркотиксыз тормыш” айлыгы багышланган "Территория здоровья" дигән буклетлар да таратылган.
Җыелыш җылы атмосферада узды, коллектив исеменнән барлык хезмәткәрләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәм - Социаль хезмәткәр көне белән котладылар. Шул уңайдан, Норлатның “Гармония” үзәге белгечләре Елена Колесниковага һәм Гөлүсә Сагировага Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исеменнән мактау хатлары тапшырылды.