Яр Чаллы “Асылташ” социаль приютында рәсемнәр конкурсы уздырылды

2015 елның 5 июне, җомга

Яр Чаллы “Асылташ” социаль приютында тәрбияләнүче балалар Бөтен Рәсәй балалар иҗаты һәм “Безнең Җиңү” дип аталган рәсемнәр конкурсларында катнаштылар. Әлеге чаралар Россиянең тәртипне саклау органнары абруен күтәрү, аңа карата ышанычны ныгыту кысаларында, шулай ук балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен үткәрелде.

Конкурста катнашкан балаларга Татарстан Республикасының эчке эшләр бүлеге министры Артем Хохорин “Оскар” сыннары һәм мактаулы грамоталар бүләк итте.

Чараны оештыручылар сүзенә караганда мактаулы грамотаны балаларда иҗтимагый хокук нигезләренә хөрмәт уятырга ярдәм итәчәк.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International