Бүген Бөгелмә районының “Возрождение” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Дадим планете жизнь» дип исемләнгән экологик марафон уздырдылар.
Оештыручылар үзәктә тәрбия узучы балаларда экологик күзаллауны формалаштырдылар, мисаллар китереп тирә-юньгә игътибар итеп, туган шәһәрне яшелләндерү эшенә җәлеп иттеләр. Агачлар утыртканнан соң катнашучылар рәсемнәр ясады. Балалар җир шарын сурәтләде, җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде.
Чарада яшүсмерләр зур кызыксыну белән катнашты. Үзәк белгечләре билгеләвенчә, нәкъ менә экологик тәрбия күнекмәләре балаларда экологик аң хисләре формалаштырырга ярдәм итә.