Бүген Балтач районының “Наз” үзәге белгечләре һәм ДЦ «Волонтер» СДР РТ активистлары район Сабантуенда актив катнаштылар. Алар балалар белән бергәләп кисеш уены, капчык киеп һәм йомырка белән йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннар оештырдылар.
Татар халык националь киемнәрендә халыкка чәкчәк, кош теле кебек ризыклар таратылды. Шулай ук оештыручылар биредә хәйрия акциясе дә уздырды. Винни Пух яки “Сабантуй-2015” баннеры янында истәлеккә фотога төшеп, халык махсус савытка акча салып барды. Хәйрия акциясе турында 300 дән артык листовка таратылды. активистлар сүзенә караганда, җыелган акчалар азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга китаплар һәм уенчыклар өчен тотылачак.