ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2015 ел
сишәмбе
Бу көннәрдә Әлмәт районында яшәүче Кадерниса Шәфигуллина 109 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Аны котларга Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, Яңа Никольский авыл җирлеге башлыгы Хәлил Дәүлетгареев, "Сосновка" хуҗалыгы җитәкчесе Расих Гайнетдинов килде. 
Бу көннәрдә Балтачның Таузары авылында яшәүче тыл ветераны Асия Гизатуллинага 90 яшь тулды. 

Бүген Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре җыелышы узды. Җыелышта социаль яклау бүлеге башлыгы Элмира Хуҗина катнашты.

Бүген Яр Чаллының "Солнышко" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үтте.

"Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү" республика программасы кысаларында Югары Осланның  "Островок надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән бергә Татарстан Республикасының Хәрби комиссариатында булдылар. 

Бүген Менделеевскийның “Камские зори” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Көчле, кыю, җитез" дигән спорт чарасы узды. Әлеге чара “Патриотлар” җәйге савыктыру лагере базасында үткәрелде.


6
июль, 2015 ел
дүшәмбе

6 нче июльдән 16  нче июльгә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының вәкаләтле вәкилләре тарафыннан  Түбән Каманың  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерәчәкләр.

22 нче июньнән 30 нче июньгә чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Норлат районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе эшчәнлеге тикшерелгән. Тикшерү чараларының бер өлеше учреждениегә барып үткәрелгән.

Бүген Азнакайның эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде. 

8 июльдә Әтнә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Эшсез һәм яна эш урыннары эзләүче гражданнарга район предприятиеләре вакансияләрен тәкъдим итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International