Әтнәдә ярминкә узачак

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

8 июльдә Әтнә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Эшсез һәм яна эш урыннары эзләүче гражданнарга район предприятиеләре вакансияләрен тәкъдим итәчәк.

Ярминкә барышында гражданнарга хезмәт базары халәте хакында мәгълүмат алырга, вакансияләр банкы белән танышырга, эшкә урнашу турында турыдан туры эш бирүченең үзе белән сөйләшергә мөмкин булачак. Моннан тыш, теләгән кеше һәнәри ориентация буенча тест  һәм мәшгульлек, хезмәт кануннары буенча консультация уза алыр.

Чара Әтнә авылы, Совет урамы буенча урнашкан 63 нче йортта була, 09.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International