Югары Осланның "Островок Надежды" үзәгендә батырлык дәресе узды

2015 елның 7 июле, сишәмбе

"Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү" республика программасы кысаларында Югары Осланның  "Островок надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән бергә Татарстан Республикасының Хәрби комиссариатында булдылар.

Хәрби комиссар Рөстәм Шакиров катнашучыларны бик җылы каршы алды һәм укучыларга комиссариатның барлыкка килү тарихын сөйләде, оешманың эшчәнлеген, эш юнәлешләрен аңлатты.

Чара барышында балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирде, армидә хезмәт иткән туганнары турында сөйләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International