ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында "Мой весёлый, звонкий мяч" дигән чара узды.

Бүген Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен приюты белгечләре "Хастаханә клоуннары" оешмасы белән берлектә туган көннәрен билгеләп үтүче балалар өчен бәйрәм уздырды.


4
июль, 2015 ел
шимбә
Лениногорскның "Исток-Башлангыч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләрнең бер төре - өлкәннәр һәм инвалидлар йорт шартларында карау күнекмәләрен ныгыту буенча дәрес узды.  


3
июль, 2015 ел
җомга
Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре 30 гаилә өчен максатчан заезд оештырдылар.

Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  үзәге белгечләре җинаятьләр һәм хокук бозуларны булдырмау өчен  “Су турында белешмәлек” дигән чара уздырганнар.

Бүген Минзәләнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә  компьютер курслары тәмамланды. Әлеге чарада 15 өлкән кеше катнашты.

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру кысаларында Яр Чаллының “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Дельфин" бассейнында ял иттеләр.  

Бүген Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт комплекслы үзәгендә “Всероссийское общество ивалидов” оешмасының VI хисап-сайлау конференциясе үткәрелде. Әлеге чарада 35 делегат катнашты.

Бүген Әлмәтнең эш белән тәэмин итү үзәгендә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде. Аның максаты авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче предприятиеләргә эшче кадрлар, ә авыл җирендә эшсез тилмерүчеләргә эш урыны табарга ярдәм итүдән гыйбарәт иде. Ярминкәдә Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчелеге, авыл халкы, шәһәр оешмалары катнашты.

Бу көннәрдә Янгул  авылында яшәүче тыл ветераны Мәһитап Шәфыйковага 95 яшь тулды. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина, Яңгул  авыл җирлеге башлыгы   Ринат Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән «Яңа тормыш» җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International