22 нче июньнән 30 нче июньгә чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Норлат районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе эшчәнлеге тикшерелгән. Тикшерү чараларының бер өлеше учреждениегә барып үткәрелгән.
Әлеге тикшерүгә килгәндә, ул эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлегенең 1991 елның 19 апреленнән №1032-1 "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге хакында" законына, шулай ук РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2012нче елның 13 ноябреннән №524н приказы белән расланган дәүләт хезмәте федераль дәүләт стандартына (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкарылу-башкарылмавын белү максатларыннан чыгып үткәрелгән.
Тикшерү нәтиҗәсендә эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алучылар регистрындагы мәгълүматның чынлыктагы фактлар белән тәңгәл килмәве, дәүләт хезмәтләре күрсәтү Административ регламенты белән каралган административ эшләрне башкармау ачыкланган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелеп, табылган кимчелекләрне юк итергә боерык биреләчәк.