Бу көннәрдә Балтачның Таузары авылында яшәүче тыл ветераны Асия Гизатуллинага 90 яшь тулды. Балтач районының башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, мәдәният бүлегенең баш белгече Рәзинә Сәләхетдиновалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.