Бүген Яр Чаллының "Солнышко" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Көмеш кыңгырау" гәҗитенә багышланган чара үтте.
Тернәкләндерү үзәгенең белгечләре гәҗит турында сөйләде, табигатькә, спортка кагылышлы төрле сораулар бирде. "Солнышко" тернәкләндерү үзәгендә тәрбия алучылар рәхәтләнеп хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр тыңладылар, кроссвордтагы табышмакларга җавап бирделәр.