Бүген Менделеевскийның “Камские зори” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Көчле, кыю, җитез" дигән спорт чарасы узды. Әлеге чара “Патриотлар” җәйге савыктыру лагере базасында үткәрелде.
Балаларны ике командага бүлделәр, катнашучылар җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый төрдәге саф һавада уза торган уеннар уңай нәтиҗәләргә китерә, тәрбия алучыларның эмоциональ һәм физик сәламәтлекләрен ныгыта.
Бәйрәм ахырында белгечләр балаларга Бөек Ватан сугышы турында фильм күрсәттеләр. Приютта тәрбияләнүчеләр зур кызыксыну белән сугыш белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.