ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Бөгелмәнең “Салават күпере” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Алевтина һәм Виктор Пашутиннар гаиләсенә кунакка бардылар. Аларның киләсе елга алтын туйларын билгеләүләре ачыкланды. 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Бөгелмәнең “Возрождение” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбия алучылар диңгез сәяхәтенә барып кайттылар

Бүген Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме уңаеннан Менделеевскийның "Берег Надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чара узды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Минзәләнең халыкка социаль ярдәм итү үзәге белгечләре "Без бергә, без якында" дигән чара әзерләделәр.

Бүген Әтнә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада  районның район оешмалары вәкилләре катнашкан.

Бүген Лаеш районының физик мөмкинлекләре чикләнгән  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә 50 ел бергә тигез гомер иткән гаилә парлары катнашты. 

Бүген Казанның "Здравушка" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалр һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм узды.

Бүген Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре (Яңа Савин районы) Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан "Гаилә барысына да баш" дигән чара уздырдылар. 


7
июль, 2015 ел
сишәмбе

Балтачның халыкны эш белән тәэмин итү белгечләре Салаул Сардыганы авылына мобиль мәшгульлек үзәге белән чыктылар. Әлеге чараның максаты- күп балалы гаиләләргә профориентацион ярдәм күрсәтү.

Бүген Балтачның “Наз”социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 46 социаль һәм 8 медицина хезмәткәрләре җыелышы узган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International