Зәйнең “Радость” үзәгендә хезмәткәрләр җыелышы узды

2015 елның 7 июле, сишәмбе

Бүген Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре җыелышы узды. Җыелышта социаль яклау бүлеге башлыгы Элмира Хуҗина катнашты.

Хезмәт хакын түләү, хезмәт законнарын үтәү буенча хокук бозу мәсьәләләренә юл куймау максатыннан чыгып баш бухгалтер  Раилә Фаткуллина аңлату эше үткәреде.

Җыелыш ахырында катнашучылар үзләрен кызыксындырган һәм борчыган мәсьәләләргә кагылышлы сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International