Бу көннәрдә Әлмәт районында яшәүче Кадерниса Шәфигуллина 109 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Аны котларга Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, Яңа Никольский авыл җирлеге башлыгы Хәлил Дәүлетгареев, "Сосновка" хуҗалыгы җитәкчесе Расих Гайнетдинов килде. Килгән кунаклар юбилярга сәламәтлек теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Кадерниса Шәфигуллина - тыл һәм хезмәт ветераны, озак еллар дәвамында Әлмәт районының Салкын Алан авылында мәктәптә идән юучы булып эшләгән.