ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  үзәге белгечләре җинаятьләр һәм хокук бозуларны булдырмау өчен  “Табигатьтә су” дигән чара уздырганнар.

Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләреНаркотиксыз тормыш” республика акциясе уңаеннан “Спорт безнең дус дигән чара уздырды.

Татарстанда пенсионерлар өчен V Бөтенроссия IT-олимпиада уздырылачак. Россия Пенсионерлар берлеге рәисе хәбәр иткәнчә, 2013 ел нәтиҗәләре буенча, илдә барлыгы 234 меңнән артык пенсионер компьютерда эшләргә өйрәтелгән. Аларның күпчелеге Татарстанда яши. 2007 елдан алып, республиканың Өченче яшь университетында гына да 16 меңнән артык кеше компьютер серләренә төшенгән. 2012 елдан алып исә “Компьютер буенча грамоталылык” курсы кысаларында 20,8 мең кеше укып чыккан.


29
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Чистайда эшсезләр саны 105 кешегә кимегән. Чагыштырмача эшсезләр саны Менделеевскида 32гә, Түбән Камада – 22гә, Чаллыда-16гә, Яшел Үзәндә-2гә кимеде.

2015 елның 28 июленә республикада эшсезләр саны кимеде. Татарстанда барлыгы 16599 эшсез кеше бар дип исәпләнә. Соңгы мәгълүматлар буенча, узган атнада республикада эшсезләр саны 281 кешегә кимегән.

Татарстанда инвалидларны эшкә урнаштыруда булышлык итү буенча өстәмә чаралар актив тормышка ашырыла. Җиһазландырылган яисә инвалидлар өчен уңайлаш­тырылган эш урыннарына 277 кешене урнаштырдылар.

Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә  “Бала шәһәрдә” дигән чара узды. 


28
июль, 2015 ел
сишәмбе

Күркәм традиция буларак Балтач районында татар милли бәйрәме Сабантуй ел саен Балтачның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Наз" белән берлектә уздырыла. Үзәк белгечләре "Волонтер" оешмасы белән берлектә әлеге чарага барлык килгән кешене чәй белән сыйладылар.  

Бүген Минзәләнең “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында җинаятьләр һәм хокук бозуларны булдырмау өчен  “Без сәламәт яшәү рәвеше һәм бәхетле балачак өчен көрәшәбез” дигән чара узды.

Бүген Балтачның “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре инвалидлар hәм пенсионерлар өчен “Африканча Яңа ел бәйрәме” уздырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International