Татарстанда пенсионерлар өчен Бөтенроссия IT–олимпиада уздырылачак

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда пенсионерлар өчен V Бөтенроссия IT-олимпиада уздырылачак. Россия Пенсионерлар берлеге рәисе хәбәр иткәнчә, 2013 ел нәтиҗәләре буенча, илдә барлыгы 234 меңнән артык пенсионер компьютерда эшләргә өйрәтелгән. Аларның күпчелеге Татарстанда яши. 2007 елдан алып, республиканың Өченче яшь университетында гына да 16 меңнән артык кеше компьютер серләренә төшенгән. 2012 елдан алып исә “Компьютер буенча грамоталылык” курсы кысаларында 20,8 мең кеше укып чыккан.

Пенсионерлар өчен V Бөтенроссия IT-олимпиаданы август ахырында уздыру планлаштырыла. Аңа кадәр бөтен ил буйлап сайлап алу турлары оештырылачак. Финалга 150ләп кеше сайлап алу ниятләнә.

Чарада ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Россия пенсионерлары берлегенең иҗтимагый проектлар буенча координаторы Владимир Клоницкий, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре дә катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International