Татарстанда инвалидларны эшкә урнаштыруда булышлык итү буенча өстәмә чаралар актив тормышка ашырыла. Җиһазландырылган яисә инвалидлар өчен уңайлаштырылган эш урыннарына 277 кешене урнаштырдылар. Бу максатка һәрбер эш урынының чыгымнарын каплау өчен эш тәкъдим итүчегә 72 690 сум акча бүленә. 2015 елда 469 инвалидларга эшкә урнаштыру өчен эш урыннары каралган. Бу максатларга федераль бюджеттан һәм республика бюджетыннан бирелә.
Эш бирүчеләргә инвалидларны урнаштыруга булышлык итү мөмкинлеге турында халык мәшгульлеге үзәкләре хәбәр итәчәк. Нәкъ алар эш бирүчедән кабул ителгән документларны тикшерә һәм терки алачак.