Бүген Балтачның “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре инвалидлар hәм пенсионерлар өчен “Африканча Яңа ел бәйрәме” уздырдылар.
Бәйрәмне Кыш бабай hәм Кар кызы башлап җибәрде. Алар барлык катнашучыларны әлеге шатлыклы бәйрәм белән котлладылар. Шулай ук бу чара төрледән төрле африканча уеннар белән дәвам итте: качышлы уены, кар бөртекләрен кисү, африканча биеп күрсәтү.
Бәйрәм бик тә күңелле узды. Белгечләр фикеренчә, уздырган чара тернәкләнүчеләрнең күңелләрен үстерү, күтәрү, психологик сәламәтлекләрен ныгыту өчен зур мөмкинлек бирде.