Түбән Каманың “Веста” үзәгендә “Бала шәһәрдә” дигән чара узды

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә  “Бала шәһәрдә” дигән чара узды.

Дәрес барышында балалар җәмәгать транспортында, юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шулай ук белгечләр автобус салонында янгын янаса үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар.

Әңгәмәдән соң "Веста" үзәгенең белгече балалар өчен чәчәкләр галереясында экскурсия оештырды. Үткәрелгән чарада балалар флорист профессиясенең үзенчәлекләренә төшенделәр, кызыксынып социаль педагогны тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International