Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре җинаятьләр һәм хокук бозуларны булдырмау өчен “Табигатьтә су” дигән чара уздырганнар.
Белгечләр өлкән сыйныф укучыларына суның сыйфатлары турында сөйләгәннәр, Җир өчен аның мөһимлеген аңлатканнар.
Чарада үзара дус атмосфера хөкем сөргән. Балалар командалы уеннарда актив катнашып, җитезлекләрен күрсәтте.