Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре “Наркотиксыз тормыш” республика акциясе уңаеннан “Спорт безнең дус” дигән чара уздырды.
Башта балалар арасында су спорт төрләре турында викторина уздырылды, анда укучылар белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Алга таба белгечләр "Змейка", "Гусеница", "Кенгуру" кебек күңелле эстафеталар оештырды.