ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янгын бүлегендә булдылар. Янгын бүлеге хезмәткәрләре кунакчыл мөнәсәбәт белән экскурсия үткәрделәр. 

Бүген Питрәчнең “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Җәй дәвам итә” дигән чара уздырды. Биредә 7 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар катнашты. 

Шушы көннәрдә Менделеевскийның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр дөньякүләм масштабтагы вакыйга шаһите булдылар, Татнефть Аренада узган “Пилигрим” хәйрия тамашасында катнаштылар.  

Арча районының «Исток надежды» физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре “Игътибарлы җәяүле”дигән уен оештырдылар. 


27
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Бөгелмәнең "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Сто к одному" дигән чара узды. Әлеге уенда "Поддержка" клубы вәкилләре катнашты. Үзәк карамагында торучылар бик теләп сорауларга җавап бирделәр. 

Бүген Азнакайның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре җәйге паркта экскурсия оештырды. Чарада үзәк карамагындагы 20 кеше катнашты. 

Бүген Менделеевскийның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар гомумшәһәр зарядкада катнашты. Оештыручылар балалар өчен тәмле эчемлекләр, төрле уеннар, конкурслар, флеш-моблар әзерләде, катнашучыларга значок, газета, буклетлар өләште.  

27 июльдән алып 4 нче августка чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  вәкаләтле вәкилләре тарафыннан  Кайбыч районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерәләр.

6 июльдән -16июльгә чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  вәкаләтле вәкилләре тарафыннан  Түбән Кама районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерделәр. 

Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы   астында  һөнәри юнәлеш бирүче чаралар белән шәһәрдән читтә урнашкан ял итү лагерьларына чыгуны дәвам итә. Бүген мондый чара “Бөркеткәй” сәламәтләндерү лагеренда булып узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International