2015 елның 28 июленә республикада эшсезләр саны кимеде. Татарстанда барлыгы 16599 эшсез кеше бар дип исәпләнә. Соңгы мәгълүматлар буенча, узган атнада республикада эшсезләр саны 281 кешегә кимегән.
Эш бирүчеләр исә халыкка якынча 34911 хезмәт урыны тәкъдим икән.
Эшсез калучылар саны – 592. Аларның 300 хезмәт урынынннан үз теләге белән киткән булса, 55 кеше оешма ябылу яки штат кыскару нәтиҗәсендә эшсез калган.