Балтачның “Наз”үзәге карамагындагында торучылар Сабантуй бәйрәмендә катнашты

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Күркәм традиция буларак Балтач районында татар милли бәйрәме Сабантуй ел саен Балтачның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Наз" белән берлектә уздырыла. Үзәк белгечләре "Волонтер" оешмасы белән берлектә әлеге чарага барлык килгән кешене чәй белән сыйладылар.  

            Барлык оештыручыларга рәхмәт сүзләрен инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фарзиев җиткерде.

            Белгечләр чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу, ат чабышлары, аркан тарту, су ташу кебек уеннар оештырды. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр барлык уеннарда да актив катнашты.

            Соңыннан социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина 442 номерлы федераль закон турында сөйләде. Волонтерлар катнашучыларга әлеге закон буенча буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International