ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Баулының "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре Баулының Җиңү паркында чираттагы бәйрәм чарасы үткәрделәр. 

Яшел Үзәннең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Родник" "Волонтер" оешмасының активистлары белән берлектә сугыш ветераннары янына бардылар. 

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар "Пилигрим" тамашасында булып кайттылар. 

Бүген Лаеш районының физик мөмкинлекләре чикләнгән балалр һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре әти-әниләр белән берлектә реабилитация курсы узучы балалар өчен "Кече Сабантуй" дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырдылар

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында торучы күп балалы гаиләләр “Татнефть аренада” узган "Пилигрим" хәйрия тамашасында катнаштылар.  

Бүген Яр Чаллының “Ышаныч” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре бүлек карамагында торучылар өчен "Нур Ихлас" мәчете бүлеп биргән хәйрия акчасына ашамлыклар пакеты алды. Моннан тыш үзәк белгечләре инвалидлар фатирларында генераль җыештыру оешытрдылар.


Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чираттагы шашка уены буенча турнир узды. Балалар кәнфиттән ясалган шашка фигураларын такта буенча йөрттеләр, үзара ярыштылар. 

Бүген Яр Чаллының "Кояшкай" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инде традициягә кергән Паралимпия уеннары атналыгы узды. Тәрбиячеләр спортның файдасы турында әңгәмәләр уздырдылар, балалар белән бергә ярышлар төрләрен искә төшерделәр.  Спорт белән шөгыльләнүгә тәрбия алучыларда зур кызыксыну уятты.

Бүген Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре белән очрашуда катнашты.  

Бүген Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ведомствоара рейдта катнашты. Чара район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International