2016 нчы елның 9нче августына Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 4605 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 40 кешегә кимрәк.
Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре карамактагылар өчен “Россия заман купюрасы” дип исемләнгән чара үткәрде.
Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре үз эшендә нәтиҗәле социаль технологияләр куллана.
Сәламәт яшәү һәм актив ял итүне пропагандалау максаты белән Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Людмила Жаворонкова «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дип аталган эстафета үткәрде. Бу эстафетада 38 бала ярыштылар.
Бүген Балтачның «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина карамакта булмаган ялгыз яшәүче өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтүне кабат тәкъдим итеп яшәү шартларын өйрәнүне максат итеп куйды. «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева социаль карауда торучы өлкәннәрнең кышка әзерлеге турында әйтеп китте. Директор урынбасары Фәния Йосыпова, үз чиратында, беренче медицина ярдәм күрсәтү турында сөйләп узды.
11 августта КАМАЗ Мәдәният сараенда Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан уртача һөнәри белем бирү уку йортларын тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк.
“Без – бергә!” программасы кысаларында Әгерҗе район суды менә берничә ел инде “Наз” приютында тәрбияләнүчеләр белән эшләүгә зур игътибар бирә. Судьялар белән очрашулар яшь гражданнарны тәртипле итеп тәрбияләүдә нәтиҗә бирми калмый.
Шушы көннәрдә Кайбычның "Омет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә чираттагы түгәрәк өстәл утырышы уздырдылар. Чараның төп темасы – яшь ата-аналарга хокуклары буенча аң-белем тарату.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр район газетасы редакциясендә булып кайтты.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтаруны дәвам итә.