Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында “Хыял” приюты балалары редакциядә булды

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр район газетасы редакциясендә булып кайтты.

Баш редактор, корреспондентлар белән очрашудан соң балалар журналист һөнәренең нечкәлекләренә төшенде. Шулай ук аларга каләм “акуласының” нинди профессиональ сыйфатларга ия булырга тиешлеген әйтеп үттеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International