ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Соңгы елларда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" Республика хәйрия акциясен уздыру яхшы традициягә әйләнде. Әлеге акция аз тәэмин ителгән, күп балалы, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. 

Шушы көннәрдә Апасның "Рассвет" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Хәмернең  кеше организмына тәэсире" дип аталган дәрес үткәрде. 

Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "һөнәрләр дөньясында" дип исемләнгән чара үткәрде. 

Кичә Арча районының ҖЧҖ "СХП "Татарстан" базасында Координация советының хезмәтне саклау буенча утырышы узды.


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында "Иҗтимагый инициатива – 2016" социаль проектлар конкурсын үткәрү буенча комиссия утырышы узды. 

"Сәламәтлек километры" акциясе кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре чара оештырды.

Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре 5нче номерлы төзәтү колониясендә булып кайтты.

Кичә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды. Чарада Әлмәтнең 7 һәм Ижау шәһәренең 1 предприятиесеннән кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты. 

Статистик мәгълүматларга караганда, 9 нчы августка республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14929  эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 183 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе исә 0,72% күрсәткечендә саклана, узган атна белән чагыштырганда, ул да кимеде.

3 нче августтан алып 9 нчы августка кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 83 кеше моңа кадәр  азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән.  Шулай ук, эштән китүче 73 кеше эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International