Әгерҗе приюты тәрбияләнүчеләре судья һөнәренең нечкәлекләренә төшенде

2016 елның 9 августы, сишәмбе

“Без – бергә!” программасы кысаларында  Әгерҗе район суды менә берничә ел инде  “Наз” приютында тәрбияләнүчеләр белән эшләүгә зур игътибар бирә.  Судьялар белән очрашулар яшь гражданнарны тәртипле итеп тәрбияләүдә нәтиҗә бирми калмый.

Балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында, Әгерҗе район суды председателе Гәләвиева Әлфия приютка очрашуга килде. Судья Россия Федерациясенең суд системасы турында җентекләп сөйләде, һәр гражданинның законлы мәнфәгатьләрен кайгыртырга хокуклы икәнен һәм хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.

Балалар  да хокук белеме өлкәсендә белемнәрен күрсәтеп, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

Шулай ук кайбер балалар өчен юрист һөнәрен кайларда үзләштерү мөмкинлеге хакындагы мәгълүмат та файдалы булды. Аннан тәрбияләнүчеләр суд заллары, эш бүлмәләренең  фотосурәтләрен карадылар һәм фотосүрәткә төштеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International