Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр ААҖ «Татавтодор" предприятиедә экскурсиядә булып кайтты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәте, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстанда эш бирүчеләрнең Координацион советы арасында минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында килешү имзаланды. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Шушы көннәрдә Бельгиядә яшәүче татарлар исеменнән язучы Гөлсинә Галимуллина Сабаның “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплеслы үзәгенең социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Мин – Россия гражданины" исеме астында түгәрәк өстәл оештырдылар. Биредә социаль патронатта торучы балалар катнашты. Чараның максаты яшь буынга дәүләт символларының һәм Конституциянең әһәмиятен аңлатудан гыйбарәт.
Шушы көннәрдә Кукмараның "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган "Туган җир җылысы" исеме астында тематик чара узды.
Шушы көннәрдә Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре кәгазь оригами технологиясен куллану буенча мастер-класс оештырды. Әлеге чарага шулай ук “Гаилә” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр дә чакырылган иде.
“Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы Татарстан законы буенча 30 август эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Ул көнне Республика көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә "Мин һәм минем Ватаным" рәсемнәр бәйгесе оештырылды.
Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Күңелле стартлар" дип исемләнгән спорт чарасы узды.
Түбән Каманың 50 еллыгын бәйрәм итү алдыннан "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова тематик чара үткәрде.