Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре үз эшендә нәтиҗәле социаль технологияләр куллана.
Әйтик, учреждениедә өлкәннәр һәм инвалидларны тернәкләндерү буенча эш терапиясе уңышлы кулланыла. Дәресләр территорияне җыештыру, аны яшелләндерү, үсемлекләрне карау формасында уза. Шулай ук биредә яшәүчеләр арт-терапия, гарденотерапия, квилинг кебек социаль технологияләр белән мавыга.
Учреждениедә "Талантлар остаханәсе" иҗади клубы да эшләп килә. Биредә һәр теләгән кеше сәләтен ача, үзен яңа яктан ача. Интернат-йортта яшәүчеләрдә социаль туризм һәм хатирәләр терапиясе зур кызыксыну уята. Моның өчен биредә дәресләр, экскурсияләр, чаралар планы төзелгән.