2016 нчы елның 9нче августына Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 4605 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 40 кешегә кимрәк.
Шулай ук Яр Чаллы, Менделеевск, Түбән Кама һәм Чистайда эшсезләр санының кимүе күзәтелә. Соңгы мәгълүматларга караганда, бу шәһәрләренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1895, 110, 1171, 213 эшсез кеше исәптә тора.
Әйтеп үтәргә кирәк, Алабугада – 8, Яшел Үзәндә – 1 һәм Кама Аланында – 4 кешегә эшсезләр саны артты.