Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре карамактагылар өчен “Россия заман купюрасы” дип исемләнгән чара үткәрде.
Биредә видеоматериаллар, хикәяләр, кәгаз акча сурәтләнгән символлар тарихы, Россия банкы игълан иткән конкурс турында мәгълүмат бирелде.
Әңгәмә ахырында тәрбиләнүчеләр белән “Нинди банкнот?” дигән уен үткәрелде.
Чарада 25 бала катнашты.