Бүген Балтачның «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина карамакта булмаган ялгыз яшәүче өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтүне кабат тәкъдим итеп яшәү шартларын өйрәнүне максат итеп куйды. «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева социаль карауда торучы өлкәннәрнең кышка әзерлеге турында әйтеп китте. Директор урынбасары Фәния Йосыпова, үз чиратында, беренче медицина ярдәм күрсәтү турында сөйләп узды.
Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.