Кайбычның яшь ата-аналарына социаль-хокук ярдәме күрсәтелде

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Шушы көннәрдә Кайбычның "Омет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә чираттагы түгәрәк өстәл утырышы уздырдылар. Чараның төп темасы – яшь ата-аналарга хокуклары буенча аң-белем тарату.

Түгәрәк өстәл эше барышында белгечләр яңа туган бала өчен кирәкле документлар туплау, эшләгән һәм эшсез хатыннар өчен декрет түләүләре, балалар бакчасына йөргән бала өчен төп һәм өстәмә компенсациясен алу һәм башка актуаль сораулар хакында сөйләп үтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International