Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Шулай итеп, Казан предприятиесе "КамГэсСтрой" 53 хезмәткәренә 1008 мең сум күләмендә, Зәй предприятиесе "ҖЧҖ ПСФ "Гидромонтаж" 61 хезмәткәренә 758 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычларын кайтарды.
Шулай ук ҖЧҖ "Фон-Строй" предприятиесе бүгенге көндә 286 кешегә 104 мең сум күләмендә тоткарлаган хезмәт хакын түләде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.