ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

16 ноябрьдә “Шатлык” приютында “Һөнәрләр бик күп дөньда бар” дигән викторина-презентация үткәрелде. Викторинаның максаты булып балаларны һөнәрләр белән таныштыру торды. Балалар һөнәрләр темасы буенча сорауларга җавап бирде.

 

Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.

 

23 ноябрь көнне "АиФ-Казан" редакциясендә Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева белән туры линиядә әңгәмә узачак.

 

Шушы көннәрдә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты актлар залында Халыкара сукырлар көненә багышланган чара үткәрелде.

 

"Парклар һәм скверлар" акциясе кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чираттагы скандинавия йөреше дәресе оештырылды.

 

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге алдыннан Арча тернәкләндерү үзәгендә 10нчы номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме кунакта булды.

 

Шушы көннәрдә Минзәлә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре 4№ тикшерү изоляторының хуҗалык хезмәте отряды тоткыннары белән очрашты.

 

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан балигъ булмаган балалар белән торучы гаиләләрнең йортларына автоматик янгын сигнализациясе урнаштыру эшләре алып барыла.

 

Шушы көннәрдә Түбән Камада эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән шәһәркүләм һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Биредә һөнәри белем бирү оешмалары мәктәп укучылары катнашты.

 

Шушы көннәрдә Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Бергә булдырабыз” Республика проектын гамәлгә ашыру старт алды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International