Кайбыч районы гаилә йортларына автоматик янгын сигнализациясе урнаштырдылар

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан балигъ булмаган балалар белән торучы гаиләләрнең йортларына автоматик янгын сигнализациясе урнаштыру эшләре алып барыла.

Шулай итеп, Кайбыч халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре янгын саклау гарнизоны янгын сүндерүчеләре белән берлектә сигез йортта датчиклар урнаштырдылар.

Шулай ук, гаилә агъзалары белән инструктаж үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлек тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International