17 ноябрь көнне сәгать 14:00дә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль тернәкләндерү бүлкчәсе карамагындагы өлкәннәр белән «Хәрәкәттә бәрәкать» исемле күңел ачу кичәсе үткәрелде. Әлеге чара масса-күләм чаралар оештыру белгече Валиева А.М. тарафыннан оештырылды.
17 ноябрь көнне “Шатлык”приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М. “Сәламәт яшәү рәвеше”дигән темага дәрес үткәрде.
Кукмара “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.
Бүген Казан шәһәре Совет районы буенча эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
15 ноябрьнең 2016 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 14 049 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда, 141 кешегә азрак.
9 нче ноябрьдан алып 15 нче ноябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 95 кеше моңа кадәр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган. Шулай ук, иң күп эштән киткән 88 азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән.
2016 елның 15 ноябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәрләре Субаш авылында яшәүче мөмкинчелеге чикле булган балалы гаиләдә булдылар.
Татарстан Республикасы җыелма командасы Мәскәү шәһәрендә 2016 елның 18-19 ноябрь көннәрендә узачак инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" II Милли чемпионатында катнашуга әзерләнә. Татарстан вәкилләре түбәндәге компетенцияләрдә үзләрен сыныйчак: пешекче, ландшафтлы дизайн, кирпеч салу, кондитер эше, маляр эше, фотография, программирование.
Шушы көннәрдә Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре надзор эшләр бүлеге белгечләре белән берлектә балалы гаиләләрнең йортларында янгын сүндерү датчиклары урнаштырды.
2016 елның 15 нояберендә “Шатлык” социаль приютында кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Әкиятләрдә сәяхәт” дигән дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты булып балаларның танып белү сәләтләрен халык әкиятләре аша тәрбияләү торды. Балалар уен формасында халык әкиятләрен искә төшерде. Балалар педагог белән “Лукоморье” дигән әкият илендә булды, шигырьләр укыды.