"Гнездышко" приюты карамагындагыларга пешекче һәм кондитер һөнәре турында сөйләделәр

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.

Әйтеп узырга кирәк, бу инде үзәк хезмәткәрләренең балалар белән беренче генә очрашуы түгел. Чираттагы чарада приют карамагындагы балалар пешекче һәм кондитер һөнәре турында белде.

Чара барышында балалар уен формасында шеф-пешекче ролендә дә булып карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International