23 ноябрь көнне "АиФ-Казан" редакциясендә Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева белән туры линиядә әңгәмә узачак.
Әңгәмә барышында түбәндәге сораулар каралачак: инвалидлар өчен торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча нинди яңа исәпләү тәртибе каралган, ничек итеп коммуналь хезмәт куллану нормативларын белергә һәм башкалар.
Бу һәм башка сорауларга Наталья Бутаева шәхсән үзе җавап бирәчәк. Сорауларны (843) 526-94-46, 526-94-20 һәм 526-73-75 телефон номерлары буенча алдан бирергә була.
Хатлар өчен электрон почта адресы otdav@rambler.ru "Турыдан-туры линия" тамгасы белән.