Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге алдыннан Арча тернәкләндерү үзәгендә 10нчы номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме кунакта булды.
Биредә “Балаларга елмаю өләш” дип исемләнгән чара оештырылды. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар концерттан күтәренке күңел белән, аралашудан сөенеп калды.
Үзәк хезмәткәрләре әйтүенчә, мондый матур очрашулар балалар белән сәламәт яшьтәшләре арасында булган физик һәм психологик каршылыкларга чик куя, аларны якынайта.