Шушы көннәрдә Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Бергә булдырабыз” Республика проектын гамәлгә ашыру старт алды.
Казан шәһәре "Игелек бумерангы" Хәйрия Фонды приютка канцелярия товарлары, җихаз, кием һәм аяк киеме, уенчыклар һәм башка күп нәрсәләр бүләк итте. Моннан тыш хәйрия оешмасы хезмәткәрләре аниматорлар катнашында балалар өчен шоу-уен да тәкъдим итте.
Билгеләп үтик, “Бергә булдырабыз” республика проекты социаль приютларда уңайлы шартлар тудыру максатыннан оештырылып килә.
Әлеге проектның түбәндәге төп өч юнәлеше билгеле: приютта "кунак бүлмәсе"н оештыру һәм төзекләндерү, һөнәри юнәлеш бирүче комплексын эшләү һәм тормышка ашыру, приют территориясен төзекләндерү.