Шушы көннәрдә Минзәлә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре 4№ тикшерү изоляторының хуҗалык хезмәте отряды тоткыннары белән очрашты.
Программа кысаларында белгечләр тест яздыру үткәрде, хезмәт базарындагы хәл һәм ихтыяҗы зур булган һөнәрләр турында сөйләде.
Чарада 12 хөкем ителгән граждан катнашты. Тест нәтиҗәләренә килгәндә, күпчелек катнашучы уңышка ирешеп, эшкә урнашу турында уйлый.